11 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Балаларны террорчылыкка җәлеп иткән өчен җәзаны көчәйтү турындагы закон кабул иттеләр
Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарны террорчылык яки диверсия эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проектын кабул итте.
-
Яңалыклар
ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны кискен кимегән
Татарстанда 3–9 ноябрь аралыгында ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны өчтән бер өлешкә кимегән.
-
Яңалыклар
Яшь табибларга остаз белән эшли башлау мәҗбүри булачак
Россия Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итүне күздә тоткан закон проектын кабул иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда балигъ булмаганнарның опекуннарына түләүләрне 5 мең сумга арттырачаклар
Балигъ булмаганнарның опекуннарына түләүләр һәр бала өчен 3 мең сумнан 8 641 сумга кадәр арттырылачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект кысаларында елга аша күпер ремонтланды
Татарстан Республикасы Лениногорск районында Иске Куак – Куакбаш автомобиль юлының 3,7 километрында урнашкан Куак елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалды.
-
Яңалыклар
Яшь табибларга остаз белән эшли башлау мәҗбүри булачак
Россия Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итүне күздә тоткан закон проектын кабул иткән.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасына барды
Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында.
-
Җәмгыять
СВОда хезмәт итүче Ленур Биктимеров: «Үлеп кайткан булсам, мине алтын табутта күмәрләр иде»
Һаман көрәшә. Саба районының Тимершык авылы егете Ленур Биктимеров 2023 елның 23 августында үз теләге белән махсус хәрби операциягә чыгып китә. Дөресрәге, башта ул повестка көтә. Килмәгәч, килешү төзи. Ярты ел дигәндә әйләнеп кайта. Яраланса да, аягында нык басып йөри.
-
Яңалыклар
«Даруга да бирешми»: гриппны гадәти салкын тиюдән ничек аерырга икәнен аңлатканнар
Гриппның гадәти салкын тиюдән төп аермасы – чир башланганда томау төшмәү. Табиб-терапевт Светлана Бурнацкая “Российская газета” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, кеше грипп белән һәрвакыт кинәт чирли башлый.
-
Җәмгыять
Безгә нинди тормыш кирәк? Камал театры «К.Ү.Р.Кә» комедиясен тәкъдим итте
Камал театры, матур бер традиция буенча, 7 ноябрь – танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тамашачыны премьера белән сөендерә. Быел да театр яраткан режиссерын хөрмәтләп искә алды һәм аның туганы (бабасы ягыннан) Дамир Сәлимҗановның «Справкалы җинаятьче» пьесасы буенча «К.Ү.Р.Кә» спектаклен тәкъдим итте. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
-
Яңалыклар
Шәфкать туташы, СВО зонасында бердәнберен очратып, кияүгә чыккан
Юлия бер хастаханә реанимациясендә шәфкать туташы булып эшләп йөргән җиреннән 2022 елда махсус хәрби операция зонасына китә. Үзе әйтүенчә, СВО башлануга ук шундый карарга килә, чөнки читтә кала алмавын аңлый, дип яза RT.
-
Яңалыклар
Татарстанда ятим баланың дәүләт биргән фатирын алдап саттырганнар
Яшел Үзәндә ятимнең дәүләттән алган фатирын тартып алганнар. Мошенник элек хөкем ителгән шәһәр кешесе булып чыккан. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Корылманы сүткәндә 30 машина һәм 2 кеше ком-таш өеме астында калган
Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә “Снежком” тау чаңгысы комплексын сүткәндә автомобильләр һәм ике кеше ком-таш астында калган. Бу хакта “Российская газета” Mash телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда ноябрь уртасы гадәттәгедән җылырак булачак
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2025 елның 11 ноябреннән 20 ноябренә кадәр төбәк территориясендә температура фонының климат нормасына карата сизелерлек артуы фаразлана.
-
Яңалыклар
Газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин
Татарстанда яшәүчеләр өйләренә газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин.